Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама росгвардиячеләре укучылар өчен батырлык дәресләре үткәрде

Росгвардиядә «Батырлык атнасы» акциясе узды.

Түбән Кама росгвардиячеләре дә бу акциядән читтә калмады һәм укучылар өчен батырлык дәресләре үткәрде.

Шундый махсус дәресләрнең берсе 9 нчы мәктәптә үтте. Анда өлкән сыйныф укучылары алдында полиция прапорщигы Данияр Әхмәдуллин чыгыш ясап, укучыларны Ватанны саклаучылар көненең килеп чыгу тарихы, аның традицияләре һәм йолалары белән таныштырды.

21 нче мәктәптә дә танып белү дәресе узды. Бишенче сыйныф укучылары белән очрашуга шушы мәктәпне тәмамлаган полиция сержанты Айдар Юнысов килде. Ул тоткарлау төркемнәренең мобиль киемнәре һәм ведомство хезмәткәрләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булганнарның каһарманлыгы турында сөйләде.
Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев