Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама рәссамы музейда табигатькә багышланган күргәзмә ачты

Аны 10 ноябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак.

«Ыру көче» — Түбән Камада урнашкан Әхсән Фәтхетдинов музеенда яңа экспозиция шулай атала. Бу — рәссам Диләрә Закированың беренче шәхси күргәзмәсе.

Түбән Кама авторы үзенең хезмәтләрендә табигать темасына басым ясый һәм аның матурлыгын төрле техника ярдәмендә күрсәтә.

«Ыру көче — ул гаять зур энергетик ресурс. Безнең өчен барысы да үсә, үзгәрә барган бу дөньяда, нәселебезне белү һәм аңлау мөһим, үзебезне, үз нәселеңне тою һәм синең артыңда тупланган тәҗрибә барлыгын белү, аны ничектер алга таба да куллану бик мөһим», — ди ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Диләрә Закирова.

«Ыру көче» күргәзмәсен 10 ноябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев