Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районының 30 йортында капиталь ремонт графиктан калыша

20 йортта түбәне төзекләндерү буенча артта калу бар.

Түбән Кама районының 30 йортында капиталь ремонт графиктан калыша, дип хәбәр итәләр районара торак инспекциясендә. 20 йортта түбәне төзекләндерү буенча артта калу бар, 12 йортта — түбә һәм фасад ремонты аксый (ике йортта түбә дә, фасад та).

Химиклар проспекты, 12б һәм Вахитов проспекты, 27а йортларында инспекторлар стяжканың сыйфатсыз эшләнүен ачыклаган.

«Монда инспекторлар ике эшчене очратты, алар көрәкләр белән стяжка өчен раствор болгата иде. Алардан раствор әзерләү өчен нинди пропорцияләр кирәклеге белән кызыксындык. Җавап булмады», — диелә Түбән Кама районара торак инспекциясе бастырган язмада.

Шулай ук торак инспекциясе хезмәткәрләре мондый җитешсезлекләрне дә ачыклаганнар: түбәдә парапетлар начар ремонтланган, вентканал шахталарында чит әйберләр бар, кайбер вентканалларга әйберләр һәм төзелеш материаллары куелган, эш башкарганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозулар ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев