Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында муниципаль депутатлар сайлауга нәтиҗә ясалды

Түбән Кама районында тавыш бирү Иске Чишмә авылында һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта узды.

10 сентябрьдә Татарстанда муниципаль депутатларга өстәмә сайлаулар узды.

Түбән Кама районында тавыш бирү Иске Чишмә авылында һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта узды.

Кама Аланында үз кандидатурасын 4 кеше тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча поселокның элекке башлыгы Александр Павлов җиңү яулады (70,23 %). Иске Чишмәдә — авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Ермаков (97,18 %), дип хәбәр итте дүшәмбе планеркасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников.

Умников искәрткәнчә, 2024 елның мартында Россиядә президент сайлаулары узачак, шул ук елның көзендә — Дәүләт Советына бердәм тавыш бирү көне үткәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев