Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында янгын сүндерүчеләр янган фатирдан ир-атны коткарган

Янгынның мәйданы 8 кв. метр тәшкил итә.

Кама Аланы бистәсендәге күп катлы йортларның берсендә 27 сентябрь иртәсендә бишенче каттагы фатирда янгын чыккан.

Дежур пультка янгын турында хәбәр 10:48 сәгатьтә килә. 11:03 сәгатьтә янгынны сүндерәләр.

Янгын сүндерүчеләр янган фатирдан ир-атны коткарып, аны табибларга тапшыралар. Коткаручылар килгәнче йорттан өч кеше мөстәкыйль чыга.

Янгынның мәйданы 8 кв. метр тәшкил итә. Сәбәбен белгечләр билгеләячәк. Тәмәке тартуда саксызлык яки ут белән саксыз эш итү версиясе карала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев