Түбән Кама районында яңа махсус икътисади зона барлыкка киләчәк
Бу хакта эшлекле дүшәмбе»дә сөйләделәр.
Түбән Кама районында «Яшел Үзән-2» махсус икътисади зонасын булдыру планлаштырыла. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтьянов сөйләде.
Аның сүзләренчә, анда ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре урнашачак. Инвестицияләр күләме 270 млн сумнан, ә зона мәйданы 156 мең кв. метрдан артып китәчәк.
Махсус икътисади зонада ике резидент булачак, беренчесенең җитештерү куәте елына 250 мең тонна, икенчесенең куәте 750 мең тонна тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев