Түбән Кама районында эшсезлек дәрәҗәсе кими
Түбән Кама районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә.
«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» хәбәр итүенчә, 2023 елның 22 февраленә Түбән Кама районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда аның кимүе күзәтелә.
Исәптә 991 кеше тора. 70% — хатын-кызлар, 13% — 29 яшькә кадәрге яшьләр һәм 8% — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар.
Үз чиратында район эш бирүчеләре ике меңнән артык вакантлы урын тәкъдим итәргә әзер. Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр -монтажчылар, бетончылар, слесарь ремонтчылар, машина йөртүчеләр һәм эретеп ябыштыручылар.
Белгечләр җитмәү мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев