Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында берничә шәһәр яны автобус маршруты эшли башлый

Маршрутлар тәртибен тәкъдим итәбез.

Түбән Кама районында октябрьдән кышкы чорга өч шәһәр яны автобус маршруты эшли башлый. Расписаниене администрациянең матбугат хезмәте бастырды.

Әйтик, 14 октябрьдән Березовая Грива авылына кадәр 138 нче номерлы автобус маршруты йөри башлады. Ул дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөриячәк. Автовокзалдан 8:40 һәм 15:40 сәгатьтә китә, 9:25 һәм 16:25тә кире кайта.

15 октябрьдән сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 106 нчы «З» маршруты хәрәкәте башлана. Автовокзалдан китү — иртәнге сәгать 8 дә һәм 13:30 да. 

Шулай ук 15 октябрьдән Смыловкага 123 нче маршрут эшли башлый. Ул сишәмбе һәм җомга көннәрендә йөриячәк. Автовокзалдан китү 8:40 һәм 15:40, кире кайту — 9:40 һәм 16:40.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев