Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында 21 яшьлек кыз фатирдагы янгында зыян күргән

Беренчел сәбәп — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 21 яшьлек кыз үз фатирындагы янгында зыян күргән. Янгын 1/22а йортының бишенче катында чыга. Хуҗа хатынның кухнясына ут каба.

Янгын сүндерүчеләр килүгә ул һәм аның 16 күршесе, шул исәптән дүрт бала, мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерә. Кухня тулысынча янып бетә.

Фатир хуҗасы яну продуктлары белән агулана.

Беренчел сәбәп — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев