Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында 2023 елның беренче Сабантуе 3 июньдә узачак

Сабан бәйрәмендә Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фәсихов, Илнар Мусин, Кристина Анисимова һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.

Түбән Кама районының Колмакчы авылында 3 июньдә Сабантуй бәйрәме узачак. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл халкы һәм кунаклары өчен сабан бәйрәмендә Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раяз Фәсихов, Илнар Мусин, Кристина Анисимова һәм башка артистлар чыгыш ясаячак. Чараны Гөлнара Закирова алып барачак.

Сабантуй Колмакчы авылы мәйданында 11 сәгатьтә башлана. 

Исегезгә төшерәбез, авылларда, ТР район үзәкләрендә, шулай ук республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә сабан бәйрәме 10 һәм 11 июньдә узачак. Чаллыда аны 17 июньдә, ә Казанда 24 июньдә билгеләп үтәчәкләр. Түбән Камада Сабантуйны бәйрәм итү датасы якшәмбе, 18 июньгә билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев