Түбән Кама пенсионеркасы алгы сызыктагы сугышчыларга «Ока» машинасын тапшырды
Әлеге машинаны да кертеп, түбәнкамалылар фронтка инде бишенче машинаны бушлай җибәрә.
Түбән Камада 6, 7 һәм 8 нче микрорайоннарда яшәүчеләр фронтка ярдәм итүләрен дәвам итә. Алар бертуктаусыз медикаментлар, әйберләр һәм хәтта транспорт чаралары җыя.
Шулай, пенсионер ханым Нина Апачева «Добрые сердца» төркеме волонтерларына үзенең автомобилен тапшырды. Кечкенә, җитез «Ока» машинасы аңа күп еллар хезмәт иткән, хәзер машина сугышчыларга файда китерәчәк.
Нина Апачева балачактан инвалид — ул йөри алмый. Машинаны 1997 елда сатып алган. 88 яшьлек пенсионерның руль артына инде күптән утырганы юк, транспорт озак вакытлар гаражда тора. Сугышчыларга машина кирәклеген белгәч, Нина Алексеевна волонтерлар белән элемтәгә керә һәм бүләккә үзенең «Окушка»сын тәкъдим итә.
«Ул алгы сызыкта хезмәт итсен, җиңү өчен минем өлешем дә булыр», — ди пенсионер әби.
Әлеге машинаны да кертеп, түбәнкамалылар фронтка инде бишенче машинаны бушлай җибәрә. Түбәнкамалылар ярдәме белән волонтерлар алгы сызыкка тагын ике мотоцикл җибәргәннәр.
«Бу машина безнең егетләргә СВО зонасындагы бурычларны хәл итү өчен кирәк», — диде 6 һәм 7 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Лариса Орлова.
Автомобильне «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Владимир Матвеевка тапшырдылар.
«Техника булганда күп нәрсә эшләргә: сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар ташырга була», — дип билгеләп үтте Владимир Матвеев.
Машина инде ике көннән махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Аны Түбән Камадан «Береза» позывнойлы сугышчыга тапшырачаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев