Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама муниципаль районында җылыту сезоны башлануга әзерлек ахырына якынлаша

Барлык социаль әһәмиятле объектлар кышка әзер дип табылган инде.

1013 күпквартирлы йорт арасында әлегә 987се шундый статус алган.

Җылылык узелын юдырту — җылылык сезонына әзерләнгәндә мәҗбүри башкарылырга тиешле эшләрнең берсе. Әгәр бу эш үтәлмәсә, җыелган пычрак аркасында җылылык бирү кими, су әйләнеше әкренәю һәм торбаларның вакытыннан алда тузу куркынычы бар.

Аннары белгечләр гидравлик сынауларга керешәчәк. Моның өчен алдан ук җылылык белән тәэмин итү системаларын тикшергәннәр иде инде. «Безнең районда 36 котельный бар. Алар ягу сезонына техник яктан барысы да әзер, әмма хәзерге вакытта «Ростехнадзор» күрсәткән кайбер кимчелекләрне бетерү бара. Моннан тыш, электр станцияләрен дә әзерлиләр. Мәгълүм булганча, шәһәрне җылылык белән Түбән Кама җыл ыл ык-электр үзәкләре (ТЭЦ) тәэмин итә. Ул станцияләрнең кышка әзерлеге төгәлләнде дип әйтергә була. Моннан тыш, җылылык челтәрләре компанияләрендә дә әзерлек эшләре дәвам итә», — дип билгеләп үтте «Түбән Кама төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты» директоры Вадим Бровко. 

Җылыту сезонына әзерлек буенча ел саен үткәрелә торган төп эшләр исемлегенә шулай ук йортларның чорма капланмаларының, ишек һәм тәрәзә уемнарының герметиклыгын тикшерү дә керә. Ә фасадларны җылыту һәм түбәләрне яңарту инде капиталь ремонтка карый. Түбән Кама йортларында ул эшләр 25 сентябрьгә тәмамланыр дип көтелә. 

«Бүгенгә 26 йорт җылыту сезонына әзер түгел. Аларның 24е капиталь ремонт ахырына җитмәү сәбәпле, әзер түгел. Тагын ике йортта билгеле бер проблемалар бар: ишегалдында казу эшләре бара, шул эшләр тәмамланганчы халык вәкилләре документларга кул куймый. Ягъни йорт әзер, әмма йорт янында «Татэнерго» эшләре алып барыла. Димәк, кешеләр бу актны андагы эшләр тулысынча тәмамлангач имзаларга тели», — дип ачыклык кертте Вадим Бровко. 

Шулай итеп, Түбән Кама районының 1280 объекты җылыту сезонына әзер. Аларның 293е-социаль объектлар, калганнары — күпфатирлы йортлар.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев