Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама муниципаль районы Йошкар-Олада федераль Сабантуй үткәрүдә катнашты

Медведево ипподромында уза торган зур бәйрәмгә Россиянең 72 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде.

Федераль Сабантуйның 24 нчесе Мари республикасы башкаласы Йошкар-Олада узды. 

Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. 

Медведево ипподромында уза торган зур бәйрәмгә Россиянең 72 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде. Сүз уңаеннан, Йошкар-Ола шәһәрендә 285 меңнән артык кеше яши. Татарлар — халык саны буенча өченче урында. 

Татарстан республикасын бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы тәкъдим итте. Зур чарада 400дән артык кеше катнашты. Елдагыча, шәһәребезнең иҗат коллективлары республика йөзенә кызыллык китерерлек итмәделәр. Бәйрәмгә килгән кунакларны татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштырдылар. Монда үзеңне авылга кайткандай хис итәсең. Кунаклар татар халкының төрле кәсепләре белән дә таныштылар: талчыбыктан үрелгән кәрҗиннәр матурлыгы һәм нәфислеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Мунча себеркесе дигәндә гади генә уйласак та, аны бәйләүнең дә үз серләре бар икән. Түбәнкамалылар утарында дөрес итеп себерке бәйләргә дә өйрәттеләр. 

Бәйрәм көне буе дәвам итте. Төрле уеннар, спорт ярышлары, ат чабышлары, милли көрәш, җыр-биюләр тынып тормады. Төп мәйданда төрле ярышлар оештырылды. Сабантуйның күрке — милли көрәш батырын яңа автомобиль көтә иде. Абсолют батыр исеменә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иң көчле көрәшчеләр дәгъва итте. Тумышы белән Марий-Эль республикасыннан булган, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче Муса Галләмов җиңүче булып калды. Аңа төп бүләк — тәкә һәм Татарстан Рәисеннән «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. 

Киләсе елга юбилей Федераль Сабантуе Якутиядә, Саха Республикасында узачак. Бәйрәмнең күчмә символы «Тулпар ат» Саха Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Александр Подголовка тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев