Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мөхтәсибәтендә балалар рәсемнәре бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Бәйгедә яшь катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сынады һәм бүләкләр алды.

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә «Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)» дип исемләнгән иҗади бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Биш яшьтән һәм аннан өлкәнрәк балалар рәсемнәр ясады һәм иншалар язды, шул рәвешчә алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) булган яратуны белдерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә яшь катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сынады һәм бүләкләр алды. Иң күп катнашучылар «Ихлас» үзәгендә белем алучылар булды, бу исә балаларның тәрбия алуында укытучыларның һәм әти-әниләрнең эшчәнлеге нәтиҗәле булу хакында сөйли, диелә хәбәрдә.

Фото: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев