Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Котлауны район хакимиятенең матбугат хезмәте бастырды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Котлауны район хакимиятенең матбугат хезмәте бастырды.

«Хөрмәтле зирәк буын кешеләре! Шәһәребез хакына куйган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез!» — дип яза Рамил Муллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Өлкән буын энтузиазмы һәм уңышка ышанычы аркасында Түбән Кама чәчәк ата.

«Һәм бүген, без — сезнең амбицияләрегезнең варислары, комсомол төзелешенә килеп, безнең Түбән Каманы киләчәк шәһәре итәргә хыялланган яшь егетләрнең уй-теләкләрен чынбарлыкка ашыруны дәвам итәбез», — дип ассызыклады мэр.

Сүзен йомгаклап, Рамил Муллин өлкән буынга озак еллар дәвамында энергияне, күтәренке кәефне, тормышны яратуны саклап калуларын теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев