Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры ишегалларында «кышкы» парковкалар булдырырга тәкъдим итте

Машина кую урыннарын Рамил Муллин кушуы буенча бу атнада билгели башлыйлар.

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмә вакытында квартал эчендәге юлларны һәм ишегалларын кардан чистарту турында фикер алыштылар. Әлеге юнәлеш өчен идарәче компанияләр һәм йорт идарәләре җавап бирәчәк.

Ел саен белгечләр өчен юл читенә куелган машиналар зур кыенлык тудыра. Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы итеп хакимият ишегалларында өстәмә стоянкалар булдыруны күрә. Машина кую урыннарын Рамил Муллин кушуы буенча бу атнада билгели башлыйлар.

«Зур ишегаллары эчендә мәйданчыклар әзерләүнең мәгънәсе бар. Мәсәлән, Шинчылар урамындагы 47 нче йорт ишегалдында гаять зур буш ишегалды. Карны күтәрергә мөмкин — бу машиналар кую өчен мәйданчык булачак», — диде мэр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев