Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мэры Яшьләр көне белән котлады

«Беркайчан да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәвегезне, үз көчегезгә ышануыгызны телим!» - диелә котлауда.

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм — Яшьләр көне белән котлыйм! 

Түбән Кама яшьләре — шәһәребезнең киләчәге! Егетләр һәм кызлар җитештерүдә, фәндә, спортта, иҗтимагый эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешә. Төбәк һәм федераль фондлардан дистәләгән грантлар алалар һәм аларны уңышлы гамәлгә ашыралар. Студентлар һәм яшьләр иҗаты конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңү яулыйлар, эзтабарлар һәм студентлар отрядларында эшлиләр, ветераннарга һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәләр, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашалар. Яшьләр патриотик һәм гражданлык тәрбиясе системасында да үз урыннарын табалар. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз һәм ветераннарыбыз башлаган эшләрне дәвам итүчеләр булуыгызны беләбез! 

Беркайчан да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәвегезне, үз көчегезгә ышануыгызны телим! Яшьлек энергиясе сезне гомер буе озата барсын. Бәхет, мәхәббәт, оптимизм һәм һәр яңа башлангычыгызда уңышлар!

Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев