Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мәктәпләренең берсенә шартлаткыч салу турында ялган хәбәр килгән

Хәзер мәктәп штат режимында эшләвен дәвам итә.

Түбән Кама халкы 23 нче мәктәп янында юлның ябык булуын күреп алган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә шәһәр төркемнәренең берсендә яздылар.

«Җиңүнең 30 еллыгы, 5А, полиция тора. Балаларны бу юлдан кертмиләр. Нәрсә булганын кем белә?» — дип кызыксына түбәнкамалылар.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәктәпкә шартлаткыч кую турында ялган хәбәр килгән.

«Саклык чараларын күрү максатыннан, тикшерү вакытында мәктәп тирәсендә куркынычсыз зона булдырылды. Хәзер бу чара алынды — мәктәп штат режимында эшләвен дәвам итә»,- дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев