Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама мәктәпләре Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгына кушылды

Түбән Кама мәктәпләре укучыларына юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Түбән Кама бүлекчәсе башлыгы Илсөя Сафонова сөйләвенчә, чаралар Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында уза.

Мәсәлән, 3 нче мәктәптә укыту видеороликларын карау белән «Имин тәнәфес» оештырганнар, 29 нчы мәктәптә — ЮИД командасына яшь инспекторларны җәлеп итү өчен «Балалар хәрәкәтләре ярминкәсе» үткәргәннәр.

Моннан тыш, 19 нчы мәктәптә танып-белү викторинасы узган, 33 нче мәктәп укучылары автошәһәрчеккә барганнар. Шулай ук барлык мәгариф оешмаларында мәктәп радиосы эшли һәм «Куркынычсызлык минутлары» үткәрелә.

«Мондый куркынычсызлык дәресләрен ата-аналар да хуплар дип өметләнәбез. Иминлек гаиләдән башлана бит», — диде Илсөя Сафонова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев