Түбән Кама юлларында чокырларны ямау эше дәвам итә
Беренче чиратта шәһәрдә төп юллар һәм Җиңү көнен үткәрү территориясе ремонтланачак.
Түбән Кама юлларында чокырларны ямау эше дәвам итә. Кичә Октябрьнең 50 еллыгы урамында эшләр төгәлләнде. Эш планлы режимда транспорт хәрәкәтен туктатмыйча алып барыла. Беренче чиратта шәһәрдә төп юллар һәм Җиңү көнен үткәрү территориясе ремонтланачак.
Чокырларны ямау эше капиталь ремонтны алмаштырмаса да, юлларда аварияләрне киметергә ярдәм итә. Мондый ремонт нәтиҗәсендә чокыр-чакыр, юл өслегенең иңгән урыннары тиз арада бетерелә.
«Бүген Октябрьнең 50 еллыгы урамында эш алып барабыз. Шимбә көнне әзерлек эшләреннән башладык, билгеләр куйдык. Ә якшәмбе көнне асфальт җәя башладык», — дип сөйләде «Стройсервис» җәмгыяте мастеры Евгений Будко.
Аннары подряд оешмасы хезмәткәрләре Спортивная урамында ремонт эшләренә керешәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев