Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама идарәче компаниясенә шәһәрдәге йортларның берсен тәртипкә китерү өчен бер ай бирелде

Идарәче компаниягә ачыкланган хокук бозуларны 27 сентябрьгә кадәр бетерергә кушылды.

Ай дәвамында идарәче компания Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамындагы 9 нчы йортның подъездларын тәртипкә китерергә тиеш. Йортта яшәүчеләрнең берсеннән шикаять килеп, инспектор йортны тикшерде. Нәтиҗә — штраф һәм күрсәтмә.

Тикшерү барышында Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәре подъездларда түбәндәге тәртип бозуларны ачыклаган:

  • күптән инде ремонт ясалмаган,
  • идән плитәләре купкан, 
  • почта тартмалары ватылган,
  • кабель-каналларның бөтенлеге бозылган,
  • чыбыклар эленеп тора,
  • тамбур ишегендә пыяла юк. 

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 50 мең сум күләмендә штраф салынды.

Идарәче компаниягә ачыкланган хокук бозуларны 27 сентябрьгә кадәр бетерергә кушылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев