Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама идарәче компаниясе директорына вазифаларын тиешле үтәмәгән өчен штраф билгеләнде

Штраф йортның подвалы һәм подъезды начар хәлдә булганга салынган.

Татарстанның торак инспекциясе Спорт урамындагы 21 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгатеннән соң Түбән Каманың «Әйбәт» идарәче компаниясе директорына штраф билгеләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Түбәнкамалы идарәче компаниянең өйдә җыелган проблемаларны бетермәвенә зарланган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе инспекторы тикшерү белән йортка килә һәм җиде җитешсезлек ачыклый: подвал кайнар су һәм канализация сулары, көнкүреш чүп белән тулган, су белән тәэмин итү стояклары герметик түгел, җылылык изоляциясе өлешчә юк, подъездда штукатурка коелып тора.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча торак инспекциясе 50 мең сум күләмендә штраф язган. Ачыкланган җитешсезлекләр 21 октябрьгә кадәр бетерелергә тиеш. Күрсәтмәнең үтәлешен Түбән Кама районара торак инспекциясе күзәтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев