Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама идарәче компаниясе башлыгына һөнәри бурычларын үтәмәгәне өчен штраф билгеләнде

Штраф йортның җылыту сезонына ялган әзерлек өчен бирелде.

Түбән Кама идарәче компаниясе башлыгына һөнәри бурычларын үтәмәгәне өчен штраф салынды. Мәктәп бульвары урамындагы 3 нче йортта инспектор җитди хокук бозуларны тапкан, шуның аркасында җылыту сезонына өзелү куркынычы яный. Бу хакта редакциягә ТР Торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның Торак инспекциясенә проблемалар турында фатирларның берсендә яшәүче хәбәр итә. Милекче әйтүенчә, яңгыр вакытында түбәдән су үтә, түбәдә тишекләр бар, су агызу системасы үз функциясен үтәми.

Шул ук вакытта җылыту сезонына әзерлек паспорты 1 августта ук рәсмиләштерелгән булган. Чынлыкта «Жилье» идарәче компаниясе җылыту чорына әзерлек буенча төп таләпләрне үтәмәгән. 

Тикшерү барышында инспектор барлык җитешсезлекләрне ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания директорына 70 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнә. 

«Компания башлыгы инде кисәтү алган иде. Тагын бер хокук бозу факты була икән, алга таба аны дисквалификация көтә», — дип билгеләп үттеләр Дәүләт торак инспекциясендә.

27 сентябрьгә кадәр идарәче компания барлык хокук бозуларны бетерергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев