Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама һәм Тубыл аэропортын яңа туристлык маршруты тоташтырачак

Беренче тапкыр фәнни-популяр маршрут булдыру идеясен Тубылда Дмитрий Менделеевның 190 еллыгы көнендә хәбәр иттеләр.

Татарстан белән Төмән өлкәсен «Менделеев музей линиясе» яңа туристик маршруты тоташтырачак.

Беренче тапкыр фәнни-популяр маршрут булдыру идеясен Тубылда Дмитрий Менделеевның 190 еллыгы көнендә хәбәр иттеләр. Бөек галимнең туган җире — Тубыл, ә Менделеевскида ул үзенең фәнни идеяләрен тормышка ашыра.

Төмән өлкәсенең кулланучылар базары һәм туризм департаменты директоры Мария Трофимова ачыклык керткәнчә, маршрут музейларны гына түгел, ә фестивальләрне, театр тамашаларын, экскурсияләрне үз эченә алачак. Бигеш (Түбән Кама) һәм Ремезов (Тубыл) аэропортлары арасында туры рейс йөри.

Маршрутны эшләтеп җибәрү уңаеннан 19 һәм 20 октябрьдә Татарстанда «Без һәм Менделеевск» фестивале узачак, дип хәбәр итә Вслух. ru порталы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев