Түбән Кама гуманитар ярдәмнең республика юбилей колоннасын җибәрүдә катнашты
Колоннаны җибәрү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге химаясында узды.
Түбән Кама Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен 30нчы республика гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдә катнашты. Колоннаны җибәрү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге химаясында узды. Бу хакта https://tat. e-nkama. ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Бүген тугыз фура юлга чыга, шуларның берсе — Түбән Камадан. Без Луганск Халык Республикасында Рубежное халкы өчен 20 тонна гуманитар ярдәм җыйдык», — дип җиткерде «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлекчәсе башкарма секретаре Марина Шәрифуллина.
Колонна составында җимерелгән инфраструктураны һәм торак фондын торгызу өчен кирәкле 200дән артык әйбер бар: төзелеш материаллары, торбалар, эретеп ябыштыру материаллары, генераторлар һ.б. кирәк-яраклар.
Фото: https://tat. e-nkama. ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев