Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама гармунчылары төбәкара гармунчылар фестивалендә катнашты

Җәйнең иң матур көннәренең берсендә Актаныш районының Иске Сәфәр авылында «Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивале узды.

Бирегә Казан шәһәреннән, республиканың Түбән Кама, Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Сарман, Ютазы районнарыннан һәм күрше Башкортстаннан, Удмуртиядән талантлы гармунчылар җыелган иде. 

Бу көнне авылның Сабантуй уза торган мәйданында дәртле татар көйләре, татар моңы тынып тормады. Безнең Түбән Кама гармунчылары ел саен бу фестивальдә катнашып килә. Алар белән якыннанрак таныштырып китү урынлы булыр. Флүр абый Гайнемөхәммәтовны һәм алар гаиләсен Түбән Камада белмәгән татар юк. Гаилә шәһәр, район, республика күләмендә узган чараларда актив катнашып килә. Алай гына да түгел, милли җанлы, талантлы шәһәрдәшләребезне туплап, оештырып йөрүче дә ул Флүр Гайнемөхәммәтов. 

Илгизәр Гыйльманов тумышы белән Сарман районыннан, биш яшендә үк инде кулына музыка коралы ала. Гармунның бар төрләрендә дә сыздырып уйнап бирә. Беләсезме, гади генә урындыкта да матур итеп уйнап бирә ул. Рәйхан Нәфыйков бию көйләрен уйнап җибәргәндә, аяклар үзеннән-үзе тыпырдап биеп китә. Ринат Гайнуллин оста баянчы булу өстенә үзе дә җырлар иҗат итә икән. Әлфис Камалов — танылган гармунчы, Ф. Гайнемөхәммәтов сүзләре белән әйтсәк, «аяклы энциклопедия», бик күп татар җырларын хәтерендә йөрткән җырчы.

Гармунчылар фестивале татар халкының милли бәйрәме Сабантуй кебек. Биредә иң талантлы гармунчы җиңә. Бәйгенең соңгы ярышы — «Көй тартыш» — төп җиңүчене ачыклый. Жюри әгъзаларына гармунчылар арасыннан иң-иңен сайлап алу иң кыены булгандыр. Чөнки һәр катнашучы — олы талант иясе. Озак киңәшләшеп, уртак фикергә килгәч Гран-При шәһәрдәшебез Рәйхан Нәфыйковка бирелде. 

Гармун элек-электән татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларны саклаучы уен коралы булган. Кыз сорарга барганда, егетләрне армиягә озатканда гармунсыз булмаган. Кичке уеннарда гармунчының урыны түрдә булган. Шушындый чараны ел саен үткәреп килүче, Россиянең оста гармунчыларын туплап бәйрәм ясаучы актанышлыларга, оештыручыларга зур рәхмәт. Фестиваль озын гомерле булып, башка елларда да очрашырга насыйп булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев