Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама делегациясе Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы форумында катнашты

Форум быел сигезенче тапкыр уздырылды.

Әлмәт районының Бәрәкәтле Алан авылы җирлегендә Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы форумы булып узды. Әлеге җыенда Әлмәтнең үзеннән, Казаннан, Бөгелмәдән, Лениногорскидан, Баулыдан, Әгерҗедән һ.б. төбәкләрдән килгән делегация вәкилләре белән бергә Түбән Кама шәһәре һәм районы аксакаллар шурасы әгъзалары да катнашты.

Биредә мондый форум 8 нче тапкыр уздырыла икән инде. Урыны һаман шул — Бәрәкәтле Алан. Монда элек атаклы сәүдәгәрләр нәселе Стахеевлар биләмәсе булган. Мәшһүр сәүдәгәрләр начар урынны сайламас: чыннан да, табигатьнең гүзәл урыннары.

Әлеге форум-җыен быел Россия күләмендә кабул ителгән Гаилә елы, Татарстан республикасында фән һәм технологик үсеш елы уңаеннан оештырылды, шулай ук татар халкының бөек дин галимнәре истәлегенә багышланды. 

Форумга килгән мөхтәрәм кунаклардан ЮНЭСКО ректоры, «Азия-Европа» гуманитар академия президенты Энгель Таһиров; ТР фәннәр академиясе галиме, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров; ТР Аксакаллар шурасы Рәисе Рәүф Ибраһимов; академик, атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов; Татар конгрессының төбәкчеләр җитәкчесе, атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов; Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм башка бик күпләр бар иде. 

Әлмәт районының Салкын Алан авылында яшәүче Илдус Маликов авыл мәчетендә имам вазифасын башкара. Әлмәтнең Аксакаллар шурасы рәисе дә әле ул. Куйган максатына ирешә торган кеше. Әлеге форумны үткәрүгә ул җаны-тәне белән бирелеп, аның көнен билгеләп, кешеләрне барлап, чакырып, кыскасы, эшне эресенә-вагына бүлмичә, тавык та чүпләп бетермәслек оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган. 

Шундый мәртәбәле кунаклар монда юкка-барга гына очрашмады, әлбәттә. Чараның максаты — ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын яңарту, саклау һәм аларны яшәешебездә куллану; Татарстан Республикасы халыкларының милли кыйммәтләрен саклауның яңа юлларын һәм алымнарын билгеләү; халкыбызның социаль институты терәге булган гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Форумда ясалган чыгышларның төп эчтәлеге, нигездә, әнә шулар булды.

«Дөньяда катлаулы вәзгыять хөкем сөрә. Шуңа да карамастан, милләттәшләребез һәм дин кардәшләребез бергә җыелып, Гаилә елы буларак, гаилә кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү турында фикер алышты, киңәшләште. Безнең төп бурычыбыз — яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерү. Күркәм милли горефгадәтләребезне, йолаларыбызны киңрәк пропагандалап, үсеп килүче яшь буында дуслык, туганлык, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Көнчелек, тәкәбберлек, битарафлык, хөсетлек кебек начар сыйфатларга каршы көрәш ачырга кирәк. Чөнки алар милләтебезне эчтән җимерә, харап итә торган чирләр. Бу халкыбызның бердәмлеген какшата. Ә менә шушындый үзара аралашу, алдынгы тәҗрибә уртаклашуларның яшьләргә тәэсире булмыйча калмас, дип уйлыйм. Бу форумга әзерлек барышында, ел дәвамында, без бөтен республиканы бер кат әйләнеп чыгабыз, төрле җирлекләрдә булабыз, очрашулар уздырабыз, авыл тарихлары белән танышабыз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үсеп килүче яшь буын белән очрашабыз. Менә шушындый форум кебек күркәм чаралар белән башкаларга да үрнәк күрсәтәсебез килә», — дип, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты Илдус Маликов.

Чыннан да, милләтебезнең киләчәге яшьләр кулында. Алар үткәннәребезне никадәр яхшы белсәләр, тарихыбызны өйрәнсәләр, шәхесләребезне онытмасалар, милли әхлак үрнәгендә тәрбияләнсәләр, гаилә кыйммәтләрен сакласалар — татар яшәячәк, милләтебез югалмаячак дигән сүз. 

«Бу форумны икеләтә бәйрәм, дип әйтергә була. Беренчедән, аның биредә инде сигезенче мәртәбә уздырылуы, икенчедән, быел Татарстан Аксакаллар шурасының да ун еллыгы. Бу чараның тагын бер әһәмиятле ягы — бүгенге вәзгыятьтә милләтебезне, күркәм горефгадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап калу өчен татарларга күбрәк аралашырга кирәк. Үзеңә генә йомылып ятмаска. Шулай булганда гына без фикердәшләр таба алабыз. Һәр милләт үзенең мөмкинлекләреннән чыгып яшәргә тиеш. Ни өчен дигәндә, Аллаһы тәгалә төрлелекне ярата, дигән нәрсә бар. Менә бу форумга да Түбән Кама, Лениногорск, Карабаш аксакаллар шуралары әгъзалары үзләренең җитәкчеләре белән килделәр, чыгышлар ясадылар, үз фикерләрен, тәкъдим-киңәшләрен әйттеләр», — диде ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов. 

Форум уңаеннан, төрле төбәкләрдән җыелган иң актив аксакалларга бүләкләр дә бирделәр. Түбән Кама аксакалларының да берничәсе бүләкләргә лаек булды. Шура рәисе Васил Камаловка республика Аксакаллар шурасының Рәхмәт хаты һәм исемле футболка, Рафаил Хәбибуллинга «Мактаулы аксакал» күкрәк билгесе, Мансур Ганиев һәм Фәрит Вагыйзовка рәхмәт хатлары, Суфиян Минһаҗевка истәлек медале тапшырылды. «Күрсәткән хезмәтләребез өчен бирелгән бу бүләкләр безгә зур җаваплылык та өсти, без аларны алга таба башкарылачак эшләргә аванс рәвешендә дип тә кабул итәбез. Безнең аксакаллар шурасының тарихы республикадагы шундый оешмаларныкына караганда зуррак, 25 елдан артык эшчәнлек алып бару чы андый оешма республикада бүтән юк. Безнең белән исәпләшәләр, үрнәк итеп куялар һәм без эшебез белән шуны акларга тырышабыз. Тагын шунысын да әйтергә телим: форум бик яхшы узды, аксакалларыбыз аннан канәгать калды, оештыручыларга рәхмәт», — диде Васил Камалов.

 Чыннан да, монда чараның рәсми һәм тантаналы өлешләреннән тыш, бәйрәм төсе бирерлек музыка, җыр-моң да яңгырап торды, милли ярышлар да уздырылды. Һәм, әлбәттә, саф һавада, матур итеп корылган чатыр эчендә, тәмле итеп әзерләнгән ризыклардан авыз итеп тә алдылар. Көннең азрак болытлап торуы, ара-тирә яңгыр төшкәләп алу, һәм юлда автобус батып, аны күмәкләшеп этеп чыгару кебек вак-төяк кыенлыклар да аксакалларыбызның кәефе төшүгә сәбәп була алмады. Форумга баручылар барысы да күтәренке күңел белән кайтты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев