Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама чиновниклары Гагарин урамын ремонтлау буенча күчмә киңәшмә үткәрде

Быел анда өч километрлы юл участогы һәм аңа якын тротуарлар тәртипкә китереләчәк.

Түбән Кама администрациясе вәкилләре Гагарин урамында ремонт эшләрен башкаручылар белән күчмә штаб үткәрде. Быел анда өч километрлы юл участогы һәм аңа якын тротуарлар тәртипкә китереләчәк.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов урында подрядчы оешма белән урамны реконструкцияләү проекты, тукталыш павильоннарының урнашуы, тротуарларның киңлеге, кулланыла торган материаллар турында фикер алышты. Шулай ук «Хыял» кибете янындагы парковка зонасы схемасы да эшләнә.

Гагарин урамы буйлап җәяүлеләр зонасы брусчатка белән капланачак һәм яңа ут баганалары белән җиһазландырылачак.

«Бездә барлык кабельләр дә җир астына салыначак, ягъни без ремонт белән «кергән» җирдә һава линияләре булмавына омтылабыз. Бакый Урманче урамында, Төзүчеләр, Химиклар, Шинчылар проспектларында матур баганалар куелган. Шәһәрнең башка барлык урамнарында һәм проспектларында без яңа цинкланган терәкләр формалаштырабыз. Биредә Тынычлык, Вахитов проспектларындагы, Вокзал, Корабельная урамнарындагы кебек үк баганалар торачак», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев