Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама Башкарма комитетында Разил Вәлиевне бер минут тынлык белән искә алдылар

Район башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Түбән Кама Башкарма комитетында халык шагыйре һәм язучы Разил Вәлиевне бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Ул Разил Вәлиевнең Түбән Кама районында тууын, шәһәрнең мактаулы гражданины булуын билгеләп үтте. «Ул Түбән Кама өчен бик күп эшләр башкарды», — дип искәртте район башлыгы.

Узган шимбәдә Вәлиевне соңгы юлга озаттылар.

«Разил Исмәгыйль улы, аның бүләкләре турында күп сөйләргә мөмкин. Ул — легендар шәхес, Түбән Каманы гәүдәләндерүче кеше. Разил Вәлиев Түбән Каманың иң хөрмәтле кешесе иде», — диде Муллин һәм бер минут тынлык игълан итте.

Фото: видеодан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев