Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама автоинспекторлары мәктәп укучылары белән юл куркынычсызлыгы темасына лекцияләр үткәрә

Россиядә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы» акциясе уза.

Аның максаты — балаларны һәм студентларны гади, әмма тормыш өчен мөһим булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү һәм юлларда балаларның имгәнү очракларын киметү.

Мәсәлән, Түбән Камада бу чорда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында лекцияләр һәм җыелышлар уза, анда ДАИ хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар белән юлны дөрес итеп аркылы чыгу, юл аша велосипедта чыгу һәм башкалар турында сөйләшәләр.

Полиция хезмәткәрләре аңлатканча, балигъ булмаган балага скутер, велосипед яки электросамокат сатып алганчы, ата-аналар иң беренче чиратта аның иминлеге һәм тормышы турында уйларга тиеш. Моннан тыш, инспекторлар балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану турында сөйләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев