Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама аэропортының махсус техника паркы яңа янгын сүндерү машинасы белән тулыланды

Автомобиль очышларны янгынга каршы тәэмин итү өчен билгеләнгән.

Түбән Каманың «Бигеш» аэропортының махсус техника паркы яңа аэродром янгын сүндерү машинасы белән тулыланды.

Аэропортның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, автомобиль очышларны янгынга каршы тәэмин итү өчен билгеләнгән, «КАМАЗ-65222» шасси базасында эшләнгән.

Машина һава судноларында һәм аэропорт объектларында янгыннарны сүндерү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Ул үз эченә 12 мең литрга кадәр янгын сүндерү составын, шулай ук алты кешедән торган команданы сыйдыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев