Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Афанасовода яшәүченең йортында янгын чыккан

Вакыйга урынында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Түбән Кама районының Түбән Афанасово авылында дүшәмбе, 3 июньдә шәхси йортларның берсендә янгын чыккан.

Ут 45 кв. метрдан артык мәйданны чолгап ала. Янгын чыккан урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Алар килгәнче 30 яшьлек хуҗабикә йорттагы электр һәм газны сүндерергә өлгерә. Янгын сүндерүчеләр ут белән 50 минуттан артык көрәшкән.

Нәтиҗәдә йортның коридоры яна, түбәсенә җитди зыян килә. 

«Янгын 14 сәгать 50 минутта тулысынча сүндерелде. <...> Вакыйга урынында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булмады. Тикшерүләр күрсәткәнчә, янгынның сәбәбе — югары көчәнештә булган электр җиһазларының аварияле хәлдә булуы», — дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев