Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тирән белемнәрен күрсәттеләр

Түбән Кама шәһәрендә «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды.


2024 елның 30 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы базасында сайлау хокукы һәм процессы мәсьәләләренә багышланган «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Анда Түбән Кама шәһәре һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмаларының 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты.

Биремнәр пакеты университет укытучылары һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының яшь сайлаучылар клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнде. Биремнәр сыйфатында катнашучыларга тест, мәсьәләләр чишәргә һәм тәкъдим ителгән темага иҗади биремне үтәргә кушылды. 

Актив гражданлык позициясен һәм сайлау хокукы һәм процессы буенча тирән белемнәрен күрсәткән укытучыларга һәм ата-аналарга олимпиадада катнашучылар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы юридик факультеты деканы Наталья Борисовага һәм Түбән Кама муниципаль районының сәләтле балалар өчен «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Зоя Санниковага олимпиаданың Түбән Кама муниципаль этабын үткәрүне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт. 

Түбән Кама муниципаль районы укучыларының республика этабында да, «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының финалында да җиңүләре күркәм традициягә әверелде. Егет-кызларыбызга быел да уңышлар телибез! 

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев