Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татмедиа» «Апснымедиа» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Хезмәттәшлек кысаларында компанияләр мәгълүмат, тәҗрибә уртаклашачак.

Татарстанның «Татмедиа» медиахолдингы һәм Абхазия Республикасының «Апснымедиа» медиагруппасы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Килешүгә генераль директор Шамил Садыйков һәм Роберт Джопуа Сухумда кул куйдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хезмәттәшлек кысаларында компанияләр мәгълүмат, тәҗрибә уртаклашачак. Татарстан медиахолдингы хезмәттәшләре белән яңа алымнар һәм укыту программалары белән уртаклашачак. Берничә онлайн семинар уздырылган инде.

Очрашуда медиахолдинг җитәкчеләреннән тыш ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Абхазия парламентының бюджет, кредит оешмалары, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Беслан Халваш, ике якның да медиа хезмәткәрләре катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев