Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җылы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак

Яңгыр һәм җепшек кар ява.

Якын көннәрдә Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

20 ноябрь җепшек кар һәм кардан башлана. Көндез исә атмосфера басымы арту һәм фронталь бүленеш чигенү сәбәпле явым-төшем ихтималы кими. Һава температурасы төнлә −2..+2 градус, ә көндез 0..+3 градус була.

21 ноябрьдә Республика аша узучы җылы атмосфера фронты бераз кар, җепшек кар алып килә. Көндез җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәю фаразлана. Төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+3 градус көтелә.

Якынча, киләсе ике көндә һава торышы болытлы һәм җилле була. Яңгыр һәм җепшек кар ява. Элеккечә җылы була — көндезге температуралар +1..+4 градуска кадәр җитә.

«Явым-төшем булу һәм температура тискәре күрсәткечләргә таба түбәнәю сәбәпле юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә», — дип кисәтә синоптиклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев