Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда хәрби хезмәткә килешү төзегән өчен түләүләр башка төбәкләргә караганда югары

Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен түләүләр Татарстанда башка төбәкләргә караганда ике-өч тапкырга күбрәк. Хәзер түләүләр суммасы 1,5 миллионга җитә, дип билгеләп үтте Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

Сәфиуллин сүзләренчә, килешүне бер эш көне эчендә имзаларга була.

Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев