Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда төнге кыраулардан соң җылытачак

Явым-төшем ихтималы аз.

Кичә төнлә Татарстанда туфракта кырау төшүе күзәтелде. Әмма соңгы көннәрдә республикага йогынты ясаган антициклон күчү белән, кабат җылылык килә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фаразында белдерелә.

Шулай итеп, 6 сентябрьдә төбәктә томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, урыны белән 0 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез синоптиклар +18..+23 градуска кадәр фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз.

Ялларда, 7-8 сентябрьдә, коры һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көнбатыш районнарда +12 градус көтелә. Көндез +21..+26 градуска кадәр җылыта.

Якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе явым-төшем ихтималы аз. Республикада төнлә +8..+14 градус һәм көндез +22..+27 градуска кадәр җылытуын дәвам итә. Бу климатик нормадан 3-5 градуска югары була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев