Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыер, кәҗә асрау өчен субсидиягә гариза бирә ала
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидия алу өчен гариза кабул итә, дип яза «Татар-информ».
Ведомство белешмәсе буенча, өстәмә кабул итү 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр була.
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев