Татарстанда помидор һәм банан кыйммәтләнде
Мәгълүмат белән Татарстанстат уртаклашты.
Татарстанстат статистикасыннан күренгәнчә, Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 сентябрьдә, помидор, банан һәм йомырка кыйммәтләнде.
Әйтик, помидорның бер килограммы — 7,67 (хәзер ул 90,14 сум тора), бананның килограммы 6,25 процентка (120,78 сум) артты. Йомырканың дистәсе дә 7,74 процентка кыйммәтләнде, хәзер аны 70,86 сумга сатып алырга туры киләчәк. Кәбестә — 3,45, кара чәй — 1,08, ипи бәясе 1,05 процентка артты.
Узган җиде көндә товарларның икенче бер өлешенең, киресенчә, бәясе төште. Әйтик, кишер — 7,55 (хәзер ул 33,64 сум тора), алма 2,87 процентка (109,63 сум) арзанайды. Кыяр, аш чөгендере, бәрәңге бәясе дә 2 процентка кимеде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев