Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда помидор һәм балык кыйммәтләнде, алма бәясе кимеде

Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан аңлашыла.

Татарстанда 30 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында борщ ашы пешерү өчен яшелчәләр һәм алма арзанайды. Шул ук вакытта помидор, кыяр, банан һәм туңдырылган балык кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан аңлашыла, дип яза «Татар-информ».

Помидор 3,65 процентка — бер килограммы өчен 125,14 сумнан 129,69 сумга кадәр кыйммәтләнде. Кыяр бәясе исә 0,29 процентка артты — хәзер аның килограммы 105,78 сум түгел, 105,98 сум тора. Банан 2,11 процентка — бер килограммы өчен 138,76 сумнан 141,67 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Туңдырылган балык (эшкәртелмәгән) бәясе 1,22 процентка артты, хәзер аның бер килограммы 256,82 сум түгел, 260,02 сумга чыга. Печенье 1, 19 процентка — бер килограммы өчен 219,41 сумнан 221,95 сумга кадәр кыйммәтләнде. Майлылыгы 2,5-3,2 процент булган стерильләштерелгән сөт — 1,13 процентка, бер литры өчен 89,66 сумнан 91,07 сумга кадәр артты. Шундый ук, әмма пастеризацияләнгән сөт исә нибары 0,59 процентка кыйммәтләнде, бер литры өчен бәя 71,46 сумнан 71,90 сумга кадәр артты.

Балалар туклануы өчен ит консерваларына бәя 1,05 процентка арткан, аның бер килограммы хәзер 1030,78 сум урынына 1041,79 сум тора. Кыйммәтләнгән башка продуктларга бәяләр 1 проценттан азракка арткан.

Борщ ашы өчен яшелчәләр арасында янәдән барыннан да ныграк арзанайган продукт — ак күчәнле кәбестә. Аның бәясе 4,34 процентка — бер килограммы өчен 30,41 сумнан 29,07 сумга кадәр кимеде. Кишер 2,99 процентка арзанайды, бер килограммы 32,64 сумнан 31,66 сумга кадәр кимеде. Шулай ук башлы суган 1,86 процентка арзанайды, хәзер аның бер килограммы 35,03 сум урынына 34,37 сум булды.

Бәрәңге бәясе 1,51 процентка, бер килограммы өчен 33,64 сумнан 33,14 сумга кадәр кимеде, ә чөгендер 1,05 процентка арзанайды — бер килограммы 36,98 сум урынына 36,57 сум булды. Моннан тыш, алма бәясе кимеде — 1,08 процентка, ягъни бер килограммы өчен 120,53 сумнан 119,22 сумга кадәр.

Карабодай ярмасына бәя 1,11 процентка, бер килограммы өчен 53,16 сумнан 52,58 сумга кадәр кимеде. Арзанайган башка продуктларга бәя 1 проценттан азракка үзгәрде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев