Татарстанда пневмония белән авыручылар арта
Пневмониянең иң киң таралган симптомнары — температураның 38 градустан югары күтәрелүе, йөткерү, сулыш алуы авырлашуы.
Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. Бу елның бу чорына гадәти хәл. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».
Пневмониянең иң киң таралган симптомнары — температураның 38 градустан югары күтәрелүе, йөткерү, сулыш алуы авырлашуы.
«Мондый симптомнар барлыкка килгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бала авырган икән, балалар поликлиникасындагы фильтрга мөрәҗәгать итәргә яки табибны өйгә чакырырга кирәк», — дип ассызыкладылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Пневмонияне амбулатор яки хастаханәдә дәвалыйлар. Министрлык матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү куркыныч, бигрәк тә бу табиб билгеләмәсеннән башка антибиотиклар куллануга кагыла. Белгечләрнең тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыкладылар
«Салкын тию симптомнары барлыкка килсә, өйдә калуыгызны сорыйбыз», — дип билгеләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев