Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда коры һава торышы көтелә, көннәр җылы, төннәр салкын була

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә.

Якын көннәрдә Татарстанда көчле антициклон тәэсирендә урнашкан коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

17, 18 һәм 19 сентябрьдә төбәктә һава шартлары тыныч булып кала бирә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә.

Тәүлекнең якты вакытында һава +20..+25 градуска кадәр җылына, әмма төнге сәгатьләр салкын була, дип фаразлана. Сишәмбегә каршы төндә термометр баганалары +4..+9 градус (республиканың көнбатышында +12 градуска кадәр) күрсәтәчәк. 18 һәм 19 сентябрьдә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +6..+12 градус (Татарстанның көнчыгышында һәм көньягында 0..+5 градуска кадәр) була.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, атна азагында Татарстан территориясендә көндезге температура фоны бераз түбәнәя — +18..+23 градуска кадәр. Моннан тыш, кайбер районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев