Татарстанда көчле җил һәм юеш кар явачак
Бозлавык көтелә.
Татарстанда 31 октябрьдә яңгыр, юеш кар һәм томан фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары белешмәсенә караганда, көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле җил күтәреләчәк.
Төнлә −1 градуска кадәр суыта, көндез исә термометр баганалары 0дан +5 градуска кадәр күрсәтә. Төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев