Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә

Мондый һава торышы Татарстанның аерым районнарына кагылачак.

30 июньдә Татарстан метеорологлары республикада яшен һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәюен фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Мондый һава торышы Татарстанның аерым районнарына кагылачак. Республиканың башка өлешләрендә болытлы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Җил уртача, секундына 11 метр тизлектә, урыны белән 20 метрга кадәр көчәюе ихтимал. 

Төнлә термометр баганалары +12..+17 градус күрсәтәчәк, ә көндез һава температурасы +24..+29 градуска, республиканың көнчыгыш районнарында +33 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев