Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кемнәрнең программистлардан күбрәк акча эшләве билгеле булды

Хәзерге вакытта Татарстанда программистның уртача хезмәт хакы 136 мең сумга җитә, бу ел башына караганда 13,5 мең сумга артыграк.

Шуның белән бергә, шул исәптән IT-өлкәдә дә күбрәк акча эшләргә мөмкинлек бирә торган һөнәрләр һәм вазифалар бар.

«Җәй нәтиҗәләре буенча керем дәрәҗәсе ягыннан гейм-дизайнер һөнәре (350 мең сум) — беренче, кытлык бик зур булган дата-сайентистлар (240 мең сум) — икенче урында, керем дәрәҗәсе буенча идарәче вазифалар алдагы берничә позицияне били», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына hh. ru сервисы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук керемнәре программистларның хезмәт хакыннан (137 мең сум) артып киткән берничә һөнәр бар. Алар рәтенә Е категорияле машина йөртүче (250 мең сум), эретеп ябыштыручы (156 мең сум), токарь, фрезерчы, шомартучы (152 мең сум) кебек эшче профессияләрне кертергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев