Татарстанда Кама буйлап йөрүче елга трамвае 30 апрельдән эшли башлый
Бу хакта «VK» социаль челтәрендәге елга судносы җәмәгатьчелегендә хәбәр ителә.
Татарстанда 30 апрельдән Чаллыдан Соколкага баручы М-8 пассажир теплоходы йөри башлаячак. Бу хакта «VK» социаль челтәрендәге елга судносы җәмәгатьчелегендә хәбәр ителә.
Түбән Камага елга трамвае 9:00 сәгатьтә килеп җитә һәм кире кайту юлына ул 14:10 сәгатьтә чыга.
Быел Түбән Камадан Чаллыга кадәр йөрү бәясе 127 сум, Алабугага кадәр — 64 сум, ә Соколкага кадәр — 105 сум.
«Түләү бары тик акчалата гына кабул ителә, сдачасыз сумма әзерләргә кирәк. Терминал юк, акчаны онлайн күчерүләрне кабул итмибез», — дип хәбәр ителә җәмәгатьчелектә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев