Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны була

Телемарафонда дистәләгән кунак көтелә: алар татарстанлыларга килешү буенча хезмәт итү һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк.

15 июльдә «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 — 20:00 сәгатьләрдә була. Телемарафонда дистәләгән кунак көтелә: алар татарстанлыларга килешү буенча хезмәт итү һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Тулырак «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында карап белеп була, дип яза «Татар-информ».

Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Мамадыштан, Лениногорскидан һәм Яшел Үзәннән турыдан-туры кушылулар көтелә. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтелә. Бу телемарафонда Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Михаил Бурмистров та катнашачак.

Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан халкы волонтерлар белән интервьюлар да тыңлаячак, алар телемарафонга фронт песиләре белән киләчәк һәм аларны кайда әзерләүләре, аларның нинди хәрби бурычлар үтәүләре турында сөйләячәк.

Трансляцияне тыңлап та булачак. Моның өчен телемарафон узачак көнне «Болгар радиосына» кушылырга кирәк. Трансляцияне телевизордан гына түгел, «ТНВ» ның «ВКонтакте» төркемендә һәм TNV. RU сайтында да карап була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев