Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күбе — дүрт ФАП — Кукмара районында төзеләчәк. Алексеевск һәм Тукай районында — өчәр, Азнакай, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында — икешәр яңа ФАП ачылачак. Аксубай, Әлмәт, Балтач, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында — берешәр ФАП эшли башлаячак.

Шулай ук быел илкүләм проект буенча республиканың 31 муниципаль берәмлегендә 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла: 117 ФАПка, 20 үзәк район хастаханәсенә, 10 район сырхауханәсенә һәм 4 балалар сырхауханәсенә.

Мәгълүм булганча, «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Халыкның сәламәтлеген саклау максатында сырхауханәләр, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга квалификацияле медицина кадрларын эшкә җәлеп итү өчен чаралар күрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев