Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җил һәм буран фаразлана

Юлларда бозлавык.

Татарстанда буран һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 14 декабрьдә республика территориясендә болытлы һава торышы, төнлә аязучан булачак. Кайбер урыннарда бераз кар яварга, аерым районнарда буран булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы −15..-20 градус. Көндез −9..-14˚. Юлларда бозлавык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев