Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшенле яңгырлар ял көннәрендә дә туктамаячак

Төннәрен һава температурасы +10..+17 градус тәшкил итәчәк.

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышында зур үзгәрешләр көтелми. Әйтик, ялларда республикада тагын яңгыр яварга, яшен булырга һәм көчле җил чыгарга мөмкин, дип яза «Татар-информ» ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән.

Төннәрен һава температурасы +10..+17 градус тәшкил итәчәк, 3 августта көндез +19..+24 градус, якшәмбе +21..+26 градус булуы фаразлана.

Якынча фаразлар буенча, дүшәмбе, 5 августта, төбәктә урыны белән бераз яңгыр көтелә. 6 августта Татарстанда тагын яшенле яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез исә +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев